Хуҗабикәләргә: кишер бәлеше пешерәбез
Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән кишер бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 265 г он, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 150 мл үсемлек мае, 1 стакан угычтан уылган кишер, 1 аш кашыгы вакланган лимон кабыгы, 1 аш кашыгы лимон согы, 2 чәй калагы көпшәкләндергеч.
Йомырка һәм шикәр комын яхшылап тугларга.
Кишер, лимон кабыгы, үсемлек мае салабыз һәм болгатырга.
Онга көпшәкләндергечне кушып, куе камыр ясарга.
Табаны майларга яки кәгазь җәяргә һәм камырны тигезләп җәяргә.
Пирогны 180 градуслы мичтә 40-45 минут пешерергә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/kisher-pirogy/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев