Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләргә: крыжовниктан компот

Бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә. Хуҗабикәләр кышка кайнатма, компот әзерли башладылар.

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Крыжовниктан компот ясау рецепты тәкъдим итәбез. 

Кирәкле әйберләр: 

Крыжовник (ярты литрлы банка),

Шикәр комы – 1 стакан. 

Лимон – ике кисәк. Лайм яки лимон кислотасы да ярый. 

Бөтнек. 

Яхшылап юылган крыжовникны өч литрлы банкага салабыз. 3-5 яфрак бөтнек һәм ике кисәк лимон өстибез. Лимонны лайм яки 1 чәй калагы лимон кислотасы белән дә алыштыра аласыз. 

Өстенә кайнап чыккан су коеп 15-20 минутка суынырга куябыз. Соңыннан суын кәстрүлгә бушатып кайнатабыз. Банкага 1 стакан шикәр комы салабыз. Су кайнап чыккач өстенә коеп капкачлыйбыз һәм ике тәүлеккә юрган белән төрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев