Хуҗабикәләргә: кыяр тозлыйбыз
1 литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 литрлы банкага 10-12 калак исәбеннән 9 процентлы уксус кирәк.
- Банка төбенә лавр яфрагы, хуш исле борыч, канәфер, түгәрәкләп туралган суган, укроп салып кыяр тутырабыз.
- Кыяр өстенә кайнап чыккан су коябыз да, аны җылы халәткә килгәнче тотабыз. Яңадан бушатып 1 литрга исәпләнгәнчә шикәр комы һәм тоз салып суны кайнатып чыгарабыз. Кыяр өстенә коеп, уксус салып капкачлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев