Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хуҗабикәләргә: "Кызыл диңгез" салаты рецепты

    Җайлы гына ясала торган “Кызыл диңгез” салаты рецептын тәкъдим итәбез.

    Ингредиентлар: 1 кап краб таякчыклары, 2 помидор, 100 грамм каты сыр, 1 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы майонез.

    Краб таякчыклары белән помидорны озынчалап яки шакмаклап турыйбыз. Сырны эре угыч аша чыгарабыз. Сарымсакны, вак угыч аша чыгарып, майонез белән болгатабыз.

    Ингредиентларны катламлап салырга да мөмкин: краб – помидор – майонез – сыр.

    Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/kyzyl-di-gez-salaty-retsepty/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: