Хуҗабикәләргә: кызыл карлыганнан желе ясыйбыз
Бакчаларда кызыл карлыган өлгерде. Әйдәгез, аннан желе ясап карыйбыз.
11 стакан карлыганны 5 стакан суга салып 5-10 пешереп алабыз.
Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып 5-10 минут кайнатабыз. Яңадан 7 стакан шикәр комы өстәп эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз.
Үзебез ясап карадык, бик тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев