Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләргә: пилмән камыры ясыйбыз

Әлеге рецепт буенча ясалган пилмән камыры йомшак була һәм җилләми.

Камырны ясау өчен он, су, көнбагыш мае, йомырка, тоз кирәк.

Стаканның дүрттән өч өлешенә кайнаррак су, бер өлешенә чистартылган көнбагыш мае салабыз. Аны савытка бушатып ике йомырка сытабыз, тәменчә тоз өстибез. Өч стакан он салып камыр басабыз. Әлеге камырдан якынча 180 данә пилмән чыга. 

Бу рецепт буенча чебурек та пешереп була.

ххх

Пилмәнне кайнап торган суга салалар. Өскә күтәрелгәннән соң тагын 5-7 минут кайнаталар.

Пилмәнне каймак, май белән ашарга була. Янына горчица, аш серкәсе, каймаклы керән куярга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев