Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләргә: пылау әзерлибез

Әлеге рецептны Наҗарда яшәүче Гөлистан Усманова тәкъдим итә.

 

Пылау, гадәттә, казанда әзерләнә. Һәм аны пешергәндә без бернинди тәмләткечләр дә кулланмыйбыз.

0,5 литр сыек майны кыздырып, шуңа 1 зур суган турап салабыз. 300-400 грамм сыер йә тавык итен эрерәк кисәкләргә турап, шунда ук кыздырабыз, тоз сибәбез. Ит әзер булгач, күп итеп кишер (кило ярым чамасы), 1 свежий помидорны саламлап турап шунда өстибез. Аннан 800 грамм тирәсе бик яхшылап юылган дөге салырга кирәк.Чамалап су саласың. Мин 0,5 литр чамасы салам. Шулай ук чама белән тоз салам. Суы сеңеп беткәнче казанны капламаска кирәк. Аннан каплыйм да бик акрын гына утка куям. 15-20 минут саен капкачтан пар тамчыларын җыеп торырга кирәк, чөнки пар бөртекләре пылауга эләгергә тиеш түгел. 2 сәгать чамасы пешергәч, сүндерәм һәм өстәге пылауның бер өлешен  астын өскә әйләндереп бер уч йөзем җимеше салам. Шуның белән пылау әзер була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев