Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләргә: тавык итеннән бик тәмле өлеш пешерәбез

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Сезнең игътибарга тавык итеннән өлеш рецептын тәкъдим итәбез. “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе хезмәткәрләре әлеге ризыкны пешереп якыннарын сыйладылар инде. Бик тәмле! Сез дә кадерле кешеләрегезне сөендерегез.

КАМЫР. 1 кап йомшартылган маргарин яки ак майны он белән уабыз. Шуңа бер йомырка сытып, барысын бергә туглыйбыз. 100 грамм суга бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм бик аз гына сода салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Камырга кибет каймагы өстәсәң, тагын да тәмлерәк була.

Камыр ярты сәгать чамасы “ял иткән“ арада өлешнең ЭЧЛЕГЕН ясыйбыз. Тавык түшен, бәрәңге белән суганны ваклап турыйбыз. 2-3 лавр яфрагын ваклап салабыз. Коры булмасын өчен бераз гына ак май кушабыз. Өлеш бәлеш рәвешендә ясала. Гадәттә, өлешкә капкач та ясыйлар. Моны капкасыз гына ясасаң да була. Пешәр алдыннан ачык өлешеннән шулпа салабыз.

Майлы табага тезеп, өсләрен яхшылап туглаган йомырка белән сылап, 180-200 градуслы духовкада 40-50 минут пешерәбез. Табынга янына касә белән шулпа куеп чыгарабыз. Тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев