Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләргә: “Яшелчәләр җыелмасы“ салаты ясыйбыз

Сезгә гади һәм тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 1шәр кило – кәбестә, помидор, кыяр, татлы борыч, кишер.
Барысын да салатка кискәндәй турарга, кишерне угычтан уарга. Барлык яшелчәләрне ­болгатырга.

Аннары өстәргә: 
көнбагыш мае – 200 грамм, 9%-лы серкә – 200 грамм, тоз – 8 чәй кашыгы, шикәр комы – 16 чәй кашыгы. Барысын бергә болгатырга. Пешерергә куярга. Кайнап чыкканчы тотарга, 5 минут кайнатырга.

Стерильләштерелгән банкаларга тиз генә тутырып куярга. Капкач белән боргычларга. Өстен аска әйләндереп тезәргә. Томаларга. Суынганчы шул килеш тотарга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев