Күркә итеннән тушенка рецепты
Бик тәмле, шулпалы тушенка килеп чыга
Кирәк: 3 кило туралган күркә ите, 7,5 чәй калагы тоз, 6-7 данә дәфнә яфрагы, 15 данә түгәрәк кара борыч.
Әзерлибез: 700 граммлы банкаларны стерильләштерәбез.
Калай капкачларны кайнар суга салып куябыз.
Күркә итен сөягеннән аерабыз да яхшылап юабыз, зур-зур шакмакларга турыйбыз, тире өлешен кертмибез. Әзер итне тирән савытка салып, тоз, борыч, берничә кисәккә вакланган дәфнә яфрагы кушып болгатабыз.
Итне банкаларга тыгызлап тутырабыз, резин өлешен алып, калай капкач белән ябабыз. Банкаларны салкын духовкага куеп кабызабыз да 150 градуска кадәр кыздырабыз һәм 4 сәгатькә пешерергә куябыз.
Банкадагы ит кайный башлагач, агып чыккан шулпа көймәсен өчен духовканың аскы өлешенә калай савыт белән су куябыз.
Күркә тушенкасы әзер булгач, капкачның резин өлешен урынына урнаштырып, банкаларны махсус җайланма белән ябабыз, әйләндереп куябыз һәм җылы әйбер белән төрәбез.
Бик тәмле, шулпалы тушенка килеп чыга.
Илгизә ҖИҺАНГӘРӘЕВА. Кичкетаң авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев