Кыяр маринадлыйбыз
Кыярларны җыйганнан соң 1-2 сәгать салкын суда тотабыз
Ел саен кыярларны блогер, аш-су остасы Мәрьям Минеголова рецепты буенча тозлыйм. Кыярларны җыйганнан соң 1-2 сәгать салкын суда тотабыз. Ул арада банкаларны юабыз, стерильләштерәбез. Банкага 1 зонт укроп, 2 төш сарымсак салып, 4-5 данә борчаклы борыч, 1-2 канәфер, азрак кыяр маринадлау өчен приправа салып кыярларны тутырабыз. Кайнап чыккан суны коябыз, 10-15 минут тотабыз. Бу суны түгәбез.
Маринад ясыйбыз. Кәстрүлгә 2 литр су салабыз. Шуңа 0,5 стакан шикәр комы, 2,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы уксус салып кайнатып чыгарыбыз да банкага бушатабыз.
Капкачлыйбыз һәм банкаларны әйләндереп бер тәүлеккә төреп куябыз.
Эльза МИНДИБАЕВА - Салагыш авылы.
Ххх
3 литрлы банкаларны стерильләштерәбез. Төбенә 1 зонт укроп салабыз һәм кыярларны баш-башларын кисеп тутырабыз. Өстенә дә 1 зонт укроп куябыз. Кайнап чыккан суны өстенә коябыз. 15 минут тирәсе вакыт узгач, банкадагы суны түгәбез.
Маринад ясыйбыз:
3 литрлы банкага исәпләнә. 2 литр суны кайнатырга куябыз. Шуңа 6-7 борчаклы борыч, 2 лавр яфрагы, 3 төш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатабыз. Банкага коябыз, өстенә 1 аш кашыгы уксус эссенциясе салабыз да капкачлыйбыз. Банкаларны әйләндереп, бер тәүлеккә төреп куябыз.
Зөлфинә ХУҖИНА.
Әгерҗе шәһәре.
ххх
Стерильштерелгән 3 литрлы банканың төбенә 1 зонт укроп, 2 төш сарымсак, 7-8 сантиметр озынлыкта керән тамыры, 3әр чия һәм карлыган яфраклары салабыз. Баш-башлары киселгән кыярларны тутырып өстенә кайнап чыккан су коябыз. 15 минут тотканнан соң банкадагы суны кәстрүлгә бушатып кайнатырга куябыз. Шуңа 2 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, ә банкадагы кыярлар өстенә 1 аш кашыгы сылама итеп горчица порошогы салабыз.
Кәстрүлдәге маринад кайнап чыкканнан соң кыярлар өстенә коябыз һәм 1 аш кашыгы тулар-тулмас уксус кислотасы салып капкачлыйбыз.
Раилә БАРИЕВА.
Уразай авылы.
ххх
3 литрлы стерильләштерелгән банканың төбенә 10ар данә хуш исле борыч, борчаклы борыч, 2 төш сарымсак, 2 лавр яфрагы, 1 зонт укроп, 2 петрушка сабагы салабыз. Тәм өчен ташкабак яки помидор, яки кызыл, кара, ак карлыган, яки бер кисәк лимон салырга була.
Маринад: 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 10 аш кашыгы шикәр комы, 3 чәй калагы уксус эссенциясе салып кайнатабыз.
Банкага кыярларны тутырабыз, кайнап чыккан маринадны коябыз. Банканы сулы кәстрүлгә куеп 5 минут стерильләштерәбез.
Галия МОРАТОВА.
Девятерня авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев