Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кышка борщ әзерлибез

Кирәкле әйберләр: 1,5 кило чөгендер, 0,5 кило суган, 700шәр грамм кишер һәм помидор, 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, 50 грамм аш серкәсе, 170 грамм көнбагыш мае, азрак сарымсак өстәргә була.

Суганны майлы табада кыздырабыз. Кишер белән чөгендерне комбайнда издерәбез яки угычтан уабыз. Аларны һәм теләсәгез сарымсакны да суган янына кушабыз. Помидорны шулай ук комбайнда издереп яшелчәләр янына өстибез һәм тоз, шикәр комы сибәбез. Болгатып 30-35 минут томалап пешрәбез.

Соңыннан аш серкәсе өстәп болгатабыз да, стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлап куябыз.   

Ххх

Кирәкле әйберләр: 1,6 кило чөгендер, 900 грамм кишер, 900 грамм татлы борыч, 1-2 баш суган, 900 грамм помидор, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан көнбагыш мае.

Кәстрүлдә су кайнарлатып помидорларның өстенә коябыз да кабыгын әрчибез. Соңыннан блендер ярдәмендә изәбез һәм тоз, шикәр комы салып 20 минут кайнатабыз. Шуңа угычтан уылган кишерне, шакмаклап туралган борычны өстибез. Чөгендерне угычтан уып табада кыздырабыз һәм әлеге катнашмага салып 10 минут пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев