Кызыл карлыган һәм әфлисуннан кайнатма
Кирәк: бер кило кызыл карлыган, ике әфлисун, бер кило шикәр комы.
Юылган карлыганны иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа шикәр комы өстибез һәм бер апельсинның согын сыгабыз. Ә икенче әфлисунны иттарткычтан чыгарып әлеге массага өстибез. Плитә өстендә сигез минут кайнаткач, стерильләштерелгән банкаларга салып капкачлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев