“Көзге“ салат ясыйбыз
Кирәкле әйберләр: 5 кило кәбестә, 1 кило кишер, 1 кило суган, 1 кило болгар борычы, 350 грамм шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 0,5 литр 9 процентлы аш серкәсе, 0,5 литр көнбагыш мае.
Кәбестә, суган, борычны турыйбыз, кишерне угычтан уабыз. Барысын бергә акрын гына болгатабыз. Шуңа шикәр комы, тоз, аш серкәсе, көнбагыш маен өстәп сак кына болгатабыз.
Банкаларга тыгызлап тутырабыз. Өч көннән капкачлап суыткычка куябыз. Озак саклана, тәмен югалтмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев