Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Лимонлы су эчәргә кирәк

Моны белә идегезме?

Табиб-эндокринолог Екатерина Янг ашказаны суты кислотасы түбән булган кешеләргә лимонлы су эчәргә кирәклеге турында белдерә. Аның сүзләренә караганда, бер стакан җылы суга бер чәй калагы лимон суты салып, ашарга 20-30 минут кала эчәргә кирәк.

Белгеч, салкын яисә бозлы су эчәргә ярамый, дип ассызыклый. Шулай ук лимонлы суны гастрит, гастродуоденит, язва авыруы кискенләшү стадиясендә булган кешеләргә эчәргә ярамый. Моннан тыш, әче эчемлекләр тешләрнең эмален бозарга мөмкин, шуңа күрә аларны трубка аша эчәргә кирәк, дип киңәш итә Екатерина Янг.

«Лимон — иң гади, бюджетлы һәм киң таралган вариант. Аны лайм суты, яки грейпфрут белән алыштырырга була. Алма, кура җиләге яисә гранат серкәсе дә ярый (бер стакан суга бер-ике чәй калагы алына). Шулай ук сырганак, ак яисә кызыл карлыган, мүк җиләге, нарат җиләге кебек әче җиләкләр сутын да кулланырга мөмкин «, — дип аңлата эндокринолог.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев