Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Мәкле-эремчекле пирог рецепты

«Бик тәмленең тәмлесе», – диләр

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан мәкле-эремчекле пирог рецептын тәкъдим итәбез. Бу хакта Интертат яза.

Камыр өчен ингредиентлар: 170 грамм атланмай, 90 грамм шикәр комы, 2 йомырка,1 кап көпшәкләндергеч, 400-450 грамм он.

Эчлеккә 500 грамм 5 процентлы эремчек, 2 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 40 грамм крахмал, ванилин кирәк. Барысын бергә салып блендер белән болгатырга.

Эчлек өчен мәкне кайнар суга салып куярга, аннары эчлекнең бер өлешенә салырга.

Табага камырны кул белән җәяргә, кырыйларын күтәртеп ясарга. Камыр уртасына эчлекне аралаштырып (эремчек, мәкле эремчек) кашык белән салырга

Духовкада 170 градуста 40 минут пешерергә.

«Бик тәмленең тәмлесе», – дип бәяләгән пирогны блогер.

Фото: © Рәмзия Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев