Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Меренгалы рулет рецепты

Тәмле булсын!

Яңавылда яшәүче Гөлназ Мөхәммәтд инов адан меренгалы рулет ясау рецепты.

Кирәк: 5-6 йомырка агы (200 грамм), 250 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал, 1 чеметем лимон кислотасы. Йомырка агын савытка салып миксер белән 3-4 минут болгатабыз. Шуңа акрынлап шикәр комын сала барабыз. 4 минут тирәсе болгатабыз. Ул куера. Шуңа лимон кислотасы һәм крахмалны өстәп кашык белән акрын гына туглыйбыз. Рулетның нигезе – меренга әзер. 

Пергамент кәгазе җәелгән табага 1,5-2 сантиметр калынлыгында тигезләп җәябез. Өслеге тигез булырга тиеш. Алдан кабызган духовкага 30 минутка куябыз. Ул арада кремны әзерлибез. 300 грамм эремчекле сыр, 70 грамм 33 процентлы сливки, 3 аш кашыгы шикәр пудрасын бергә кушып 5-6 минут миксер белән туглыйбыз.

Меренганы духовкадан алабыз һәм җайлап кына кәгазе белән бергә тактага күчерәбез дә пергамент кәгазе җәеп астын өскә әйләндерәбез. Суынгач, өстенә кремне ягабыз. Кәгазне әйләндерә барып тиз генә төрәбез. Өстен җиләк, вакланган чикләвек белән бизибез. Бер сәгатькә суыткычка куябыз.

Тәмле булсын!

Искәрмә: бисквитны да, меренгалы рулетны да электр духовкасында пешерү күпкә отышлы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев