Наҗарда яшәүче Усмановлар гаиләсе лагман пешерү серләренә өйрәтә
Иң башта Усмановлар гаиләсе белән таныштырыйк.
- Үзбәкстанның Хорезм шәһәрендә яшәдек. 2000 елларда бу якларга сату белән килә башлаган идек. Аннан төпләнеп калырга булдык. Башта Тирсәгә урнаштык, 2004 елдан бирле – Наҗарда, – дип таныштырды хуҗабикә Гөлистан. Шушы авылның ятимә карчыгы Сәүдә әби Ваһапованы тәрбиягә ала бу гаилә. Өч елга якын бергә яшәгән әбине әле дә олы хөрмәт белән искә алалар. Шушы еллар эчендә Сәүдә әбидән калган йортны заманча итеп үзгәртеп төзегәннәр, янәшәгә генә кибет тә салып куйганнар. Аны төпчек уллары хөрмәтенә Аброр дип атаганнар. Сүз уңаеннан: Аброр хәзерге вакытта Чаллыда техникумда укый. Ә бу йортта Гөлистан һәм аның җәмәгате Бәхтияр, олы уллары Элдар гаиләсе белән яши.
- Без Гөлназ белән 2015 елда өйләнештек. Үзбәкләрдә шундый гадәт бар: килен каенана йортында кимендә бер ел яшәргә, бу гаиләдәге гореф-гадәтләргә, милли ризыкларны әзерләргә өйрәнергә тиеш. Аларны өйрәнү өчен Гөлназга берничә ай вакыт та җитте, – ди Элдар. Аның җәмәгате Гөлназ – күрше Көчек авылы кызы. Ярты ел элек матур гаиләне тагын да тулыландырып нәни кызчыклары туган, аңа Севара дип исем биргәннәр.
- Ә никах, килен төшерү йолаларында татарлар белән аерымлыклар бармы соң? – дип сорыйм Гөлназдан.
- Әллә ни аерма юк. Иң исемдә калганы каенанам Гөлистанга курчак алып килүем булды. Ул шул курчакны сатып алмыйча, мине, ягъни киленне, бирмәделәр, – диде безне бик матур үзбәк милли киемендә каршы алган Гөлназ. Бераз алга китеп, шунысын да әйтми мөмкин түгел: үзбәкләрдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуның үз серләре дә бар икән. Әйтик, алар фәкать уртак ястыкта йоклыйлар, бер юрган белән ябыналар, хәтта бер тәлинкәдән ашыйлар.
- Ә үзбәк милли ризыкларын әзерләргә өйрәнү авырмы соң? – дигән сорауга җавабы кыска булды яшь хуҗабикәнең:
- Әлләни авыр түгел. Тик барыбер пешерә-пешерә генә остарасың...
Үзбәк кухнясының иң яраткан ризыклары дип лагман һәм пылауны атады яшь килен һәм аларны пешерү серләре белән да бик теләп уртаклашты.
ЛАГМАН ПЕШЕРӘБЕЗ
Камыр: 2 йомыркага 1 стакан су, чамалап тоз саласың һәм токмачка кебек камыр җәясең. Тик ул бераз калынрак булырга тиеш.Камырны тасмалап кисеп, тәгәрәтәсең. Килеп чыккан тасмалар никадәр озын, нечкә булса, шуның кадәр яхшырак.
Камыр баскан арада савытта су кайнатабыз. Тәменчә тоз салып озын токмачларны шунда пешереп алабыз да судан алып, майлап куябыз.
Кечкенәрәк казанга йә чуенга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев