Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Нарат авылында яшәүче Гөлнара ГӘРӘЕВАдан рецептлар

Саклап куегыз

Кышка салат

Кирәк: 2 кило кыяр, 1 кило помидор, 0,5 кило баллы борыч, 1 баш сарымсак, 100 мл көнбагыш мае, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 50 мл уксус.

Әзерлибез: помидорны иттарткычтан чыгарабыз да шуңа түгәрәкләп туралган кыяр, туралган сарымсак һәм барлык тәмләткечләрне кушып кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач саламлап туралган борычны салып 15 минут кайнатабыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Анкл бенс

Кирәк: 3 , 5 кило чистартылган ташкабак (кабачки ) , 1 , 7 кило помидор, 1 кило баллы борыч, 150 грамм сарымсак, 2 стакан көнбагыш мае, 150 мл уксус, 2 аш кашыгы өеп тоз, 1,5 стакан шикәр комы.

Әзерлибез: Помидорны иттарткычтан чыгарабыз, шуңа сарымсакны изеп салып кайнатырга куябыз. 5­10 минут кайнатканнан соң шакмаклап туралган ташкабакны салабыз. Башка ингредиентларны өстәп 1 сәгать кайнатабыз да, стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлыйбыз.

Кирәк: 3 кило төсле кәбестә, 1,5 кило помидор, 1 бәйләм петрушка, 100 грамм шикәр комы, 60 грамм тоз, 150 мл көнбагыш мае, 120 мл уксус.

Әзерлибез:

Помидорны иттарткычтан чыгарып кайнатып чыгарабыз да, шуңа туралган кәбестәне салабыз һәм 5 минут кайнатабыз. Петрушкадан кала барлык ингредиентларны кушып 15 минут кайнатканнан соң аны өстәп янә 5 минут кайнатабыз һәм кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев