Окрошка ясыйбыз
Тәмле булсын
Эссе көннәрдә күңел кайнар ашка тартылмый. Ә менә салкын окрошка бигрәк тә тәмле тоела.
Пешкән 3 бәрәңгене, 2 свежий кыярны шакмаклап турыйбыз. Укроп, петрушка һәм яшел суганны вак кына турап, тоз сибеп агач кашык белән уабыз. Шулай эшләгәндә аш хуш исле һәм тәмлерәк тә була.
Калган ризыкларны окрошкага һәр хуҗабикә үзенчә куша. Мәсәлән, 200 грамм пешкән ит, каты итеп пешкән 2 йомырка, 4 кашык каймак, 1 чәй калагы шикәр комы кушарга мөмкин. Гадәттә, мондый окрошканы квас салып ясыйлар.
Кефир һәм салкын минераль су кушылганы тагын да тәмлерәк була. Пешкән ит урынына хәләл колбаса салырга мөмкин. Тәҗрибәле хуҗабикәләр окрошканы тагын да тәмләтү өчен бер тырнак сарымсак һәм лимон согы да кушып җибәрә. Каймак урынына бер-ике аш кашыгы майонез салырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев