Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Пилмәнне еш ашасаң нәрсә була?

Иң яхшысы – пилмәнне өйдә ясагыз, кибеттән алмау хәерле

Пилмән – тиз генә ашарга пешереп аласы булганда бик тә җайлы ярымфабрикат. Тик сатып алынган пилмәнне еш ашамау хәерле. Ул йөрәк һәм кан тамырлары белән проблемалар, шикәр авыруы, симерү китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда диетолог Антонина Стародубова «Москва 24» каналына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кешеләр пилмәнгә калорияле башка әйберләр дә өстәп ашарга ярата. Мәсәлән, майлар, соуслар, хәтта майонез.

Шулай да пилмәннән бөтенләй баш тарту кирәкми, чамасын гына белү сорала. Кеше сәламәт булса, кайсыбер чакта аның рационында стандарт порция – 250 грамм пилмән була ала. Аны файдалырак итеп ашарга тырышырга кирәк.

Иң яхшысы – пилмәнне өйдә ясагыз, кибеттән алмау хәерле.

Камыр өчен бөтен бөртекле он, фаршка күркә яки куян ите алыгыз. Яшелчә һәм үләннәр кушарга була. «Балыкның төрле сортларыннан фаршка яшел үләннәр яки брокколи салып ясасаң да тәмле була», – ди Стародубова.

Пилмәнне пешерү процессы да мөһим. Аңа май салмыйча, суда яки мичтә пешерү хәерле. Соуслар да кулланмагыз, диелә хәбәрдә.

Ярымфабрикатны кибеттән алганда, кафеда ашаганда аның составына игътибар итегез, каймак яки йогырт белән ашагыз, ди диетолог.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев