Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Раилә Гыймазова: “Гаиләмне үзем әзерләгән “тәмлүшкәләр“ белән сыйларга яратам“

Иж-Бубыйда яшәүче Раилә ханым ГЫЙМАЗОВА бу көннәрдә бакчасында мул булып өлгергән кыяр, помидор маринадлау белән мәшгуль.

- Гаиләмне, кунакларны үзем әзерләгән "тәмлүшкәләр" белән сыйларга яратам, - ди ул.

Раилә ханым бу көннәрдә бакчасында мул булып өлгергән кыяр, помидор маринадлау белән мәшгуль. Кабачкидан ясалган салатларын ире, балалары, оныклары да бик яраталар.

- Җәй көне базыбыз банкалар белән тула. Кыш көне рәхәтләнеп ашыйбыз, күчтәнәчкә дә өләшәм, - ди Раилә ханым.

Хөрмәтле хуҗабикәләр, сез дә оста куллы ханымның сыналган рецептларыннан кышка кыяр-помидорлар әзерләп карагыз әле.

 

МАРИНАДЛАГАН КЫЯРЛАР

Стерильләштерелгән банкаларга уртача зурлыктагы кыярларны һәм тәмләткечләрне тутырып, өстенә кайнап торган су коябыз да, биш минуттан аны кәстрүлгә бушатып тоз, шикәр комы салып кайнатырга куябыз. Соңыннан лимон кислотасы һәм уксус өстибез.

3 литрлы банкага:

4-5 тырнак сарымсак,

Боҗралап туралган бер баш суган,

Түгәрәкләп туралган бер кишер,

Бер зонт укроп,

3 аш кашыгы шикәр комы,

3 аш кашыгы тоз,

5 данә кара борчы,

4 данә лавр яфрагы кирәк.

Банканы капкачлар алдыннан 2 аш кашыгы 9 процентлы уксус, ярты чәй калагы лимон кислотасы салабыз.

 

МАРИНАДЛАГАН ПОМИДОРЛАР

Стерильләштерелгән банканың төбенә укроп, 15-20 данә кара борыч, 4-5 лавр яфрагы салабыз. Аннан помидорның төбен тишеп тутырабыз һәм өстенә рассолны коеп 5 минут тотабыз. Яңадан бушатып кайнатып чыгарабыз да 9 процентлы 200 грамм уксус салабыз һәм банканы капкачлап куябыз.

5 литр рассол өчен 140-150 грамм тоз, 400 грамм шикәр комы кирәк.

 

КАБАЧКИДАН САЛАТ

5-6 яшь кабачкиның кабыгын әрчеп шакмаклап турыйбыз. Шуңа унар данә татлы борыч һәм кызыл помидор, 2 кузак ачы борыч, бер баш сарымсакны иттарткыч аша чыгарып өстибез. 200 грамм шикәр комы, 100 грамм 9 процентлы уксус, 200 грамм көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз салып кайнап чыкканнан соң 15-20 минут пчешерәбез дә стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлап куябыз.

 

ТОМАТ СОГЫ

Яхшылап юылган помидорларны дүрткә бүлеп кәстрүлгә салам да, ике стакан су өстим. Пешергәндә болгатып торырга кирәк. Яңадан вак тишекле сөзгечтән сөзәм дә тәменчә тоз салып стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлап куям.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев