Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Смузи ясыйбыз

Тәмле булсын!

Смузи – блендерда вакланган җиләк-җимеш яки яшелчәләрдән ясалган куе эчемлек. Аңа сөт, сок, боз, туңдырма һәм башкалар өстәлгән булырга мөмкин. 

Берничә рецепт тәкъдим итәбез:

мандарин+алма+банан. Һәрберсен тигез өлештән алып блендер белән исәбез. 
хөрмә+солы ярмасы+йогурт
груша+имбирь+сөт+сироп
банан+хөрмә җимеше (финик)+корица+сөт. 

Яшелчәләр белән дә ясарга була. 

1нче рецепт
Кирәк: 500 мл кефир, 2 помидор, 1 болгар борычы, 2 төш сарымсак, 1 кызыл суган, яшел тәмләткечләр. 
Әзерлибез: помидорның кабыгын чистартабыз. Барлык яшелчәләрне лендерда изәбез. Яңадан кефир һәм яшел тәмләткечләрне өстәп тагын болгатып алабыз. 

2нче рецпт: 
Кирәк: 1 чөгендер, 1 кишер, 1 алма, 50 грамм әстерхан чикләвеге, 150 мл гранат согы. 
Әзерлибез: чөгендер, кишер, алманы эре угычтан уабыз һәм барлык ингредиентларны блендерда югары тизлектә әйләндерәбез. 

Тәмле булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев