Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ташкабак маринадлыйбыз

Тәмле булсын

Маринадлау өчен ваграк ташкабаклар алына. 

1 литрлы стерильләштерелгән банканың төбенә бер зонт йә берничә сабак яшел укроп, 3 төш сарымсак (турап та салырга мөмкин), 2 канәфер, 6 данә борчаклы борыч, 1 лавр яфрагы салабыз. 

Ташкабакның кабыгын әрчепмичә берәр сантиметр калынлыкта түгәрәкләп кисеп, банкаларга тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан су коеп 10 минут тотабыз. Шул суны кәстрүлгә бушатып маринад ясыйбыз. Ә бу арада банкаларга янә кайнап чыккан су агызып торабыз. 

Маринад 3 литр суга исәпләнә. 70 грамм (1 аш кашыгына 30 грамм керә) тоз, 190 грамм (1 аш кашыгына 20 грамм) шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз да 190 грамм уксус (1 аш кашыгына 15 грамм) уксус өстибез. Банкалардагы суны бушатып маринадны салабыз. Капкачлыйбыз да җылы әйбер белән төреп куябыз.

Бер атнадан ашарга була. Бик тәмле.

М.Ягъфәрова фотосы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев