Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ташкабактан (кабачки) бик тәмле кабымлык

Рецептны “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы хезмәткәре Миләүшә Ягъфәрова тәкъдим итә

Әлеге кабымлыкны ясау өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк:
Ташкабак, сыер итеннән фарш, кишер, суган, помидор, майонез, сыр. Тәменчә тоз, сарымсак та кушарга була.

Иң башта суганны әрчеп турап, кишерне угычтан уып майлы табада кыздырырга куябыз. Ташкабакны юабыз, кабыгын әрчибез, эчен алабыз, 1 см тирәсе калынлыкта телемләп бүләбез. Мин табага фольга җәям, өстен майлыйм. Ташкабакларны тезәбез. Эчен алган өлешкә фарш, аның өстенә суганлы кишерне салабыз. Аннан юкарак кына итеп телемләп киселгән помидорларны куябыз. Өстенә майонез сылыйбыз да 40 минутка кызган духовкага тыгабыз. Пешеп чыгар алдыннан өстенә сыр уабыз.

Искәрмә: ташкабакны телемнәргә бүлгәч аз гына тоз сибәргә дә була. Кишер белән суганны кыздырганда сарымсак та өстәсәгез, тагын да тәмлерәк була.
Җәй, көз көннәрендә бакчаларда яшелчәләр өлгергәндә мондый кабымлыкларны ясау рәхәт, җиңел. Тәмле булсын!

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Сез дә үзегез яратып әзерли торган ризыкларның рецептлары белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев