Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Тирсәдән уңган бакчачы кышка салатлар әзерләүнең тәмле рецептларын тәкъдим итә

Тирсәдән Фәгыйлә ГЫЙЛЬФАНОВА, җәй буе бакчасында яшелчәләр үстереп, алардан мул уңыш алган.

Помидорлары хәтта 920 граммга кадәр үсеп кызарган. Түтәлдән алган кишеребезнең 1 килодан артык авырлыкта булуы да шаккаттырды, ди ул.

Гыйльфановлар помидор белән кыярны май башында ук ашый башлаганнар. Хәзер инде уңган хуҗабикә кышка салатлар әзерли, яшелчәләр тозлау белән мәшгуль. Аның сыналган рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Лечо

3 кило помидор, 1,5 кило суганны шакмаклап, 1,5 татлы борычны саламлап турыйбыз да кәстрүлгә салабыз. Шуңа 12 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан көнбагыш мае, 0,5 стакан 9 процентлы уксус салып кайнап чыккач ярты сәгать пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 0,5 литрлы 12 банка чыга. Лечоны мин пицца пешергәндә дә кулланам.

 

Борщ өчен тәмләткеч

0,5 кило помидор, 0,5 кило татлы борычны иттарткычтан чыгарып тәменчә тоз салабыз да, 2-3 минут кайнатып стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Капрон капкач белән ябып суыткычка куябыз. Борщ пешергәндә салсагыз, бик тәмле була.

 

Кыяр яки ташкабактан салат

Әлеге салат өчен кыяр яки ташкабак кулланырга мөмкин.

3 кило кыярны (ташкабак) 3-4 сантиметр озынчалап, 0,5 кило суганны боҗралап турыйбыз, 0,5 кило кишерне корейча кишер салаты ясый торган угычтан уабыз, 2 баш сарымсакны вак итеп турыйбыз да әлеге массага 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм 9 процентлы уксус, 1 пачка корейча кишер өчен тәмләткеч салып болгатып 2 сәгатькә калдырабыз. Соңыннан банкаларга тутырып 30 минут сулы кәстрүлдә стерильләштерәбез. 0,5 литрлы 9 банка чыга.

 

Керәннән тәмләткеч

4 кило помидор, 1 стакан сарымсак, 1 стакан керәнне иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа 8 аш кашыгы шикәр комы, 5 аш кашыгы тоз, 8 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып яхшылап болгатып шешәләргә тутырабыз да суыткычка куябыз.

 

Чөгендер салаты

3 кило чөгендерне угычтан уабыз. Шуңа 1 стакан су, 100 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 200 грамм көнбагыш мае салып 1 сәгать пешерәбез. Сүндерер алдыннан 100 грамм уксус салып кайнатып чыгарабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Әлеге салатны “подшуба“ ясаганда да кулланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев