Тәмле булсын: солянка пешерәбез
Солянка – рус кухнясындагы иң тәмле ашларның берсе. Аны татарлар да яратып әзерлиләр. Күбрәк пешерсәгез дә, борчылмагыз. Солянка тиз бозылмый һәм тәмен югалтмый.
Ит салып шулпа кайнатабыз. Шулпага озынчалап кәбестә һәм бәрәңге салабыз. Шул арада икенче савытта суган белән угычтан уылган кишерне томалап пешерәбез. Шуңа нык кызыл төс кергәнче, якынча 150 грамм томат пастасы өстибез. Әлеге катнашмага озынча итеп туралган пешкән (вареный) һәм ысланган казылык өстибез, шулпадагы итне турап салабыз. Тозлы кыярны да озынча итеп турап кушабыз. Сак кына болгата-болгата ун минут тирәсе пешерәбез. Аннан ашка әлеге катнашманы салабыз. Ун минут кайнаткач сүндерәбез. Солянканы табынга каймак, майонез, зәйтүн җимеше, лимон телеме, туралган яшел петрушка, укроп салып бирергә була.
Искәрмә: кайбер хуҗабикәләр солянкага кара җимеш тә өстиләр. Кәбестә салмыйча гына пешерүчеләр дә бар. Ветчина, ысланган тавык ите дә салырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев