Тәмле булсын: тиз генә ясала торган ачы камыр
Әлеге рецептны Әгерҗедә яшәүче аш-су остасы Фәридә ШӘРИПОВА тәкъдим итә.
Баллы камыр өчен кирәкле әйберләр: 0,5 литр газлы минераль су, стаканның өчтән ике өлеше көнбагыш мае, дүрт аш кашыгы шикәр комы, чама белән тоз, 0,5 кап чүпрә.
Камыр басабыз: чүпрәне кул белән изәбез. Өстенә май, шикәр комы, аз гына минераль су салабыз. Әлеге катнашма өскә кабарып чыкканнан соң аңа калган суны, тоз өстәп, он салып йомшаграк итеп камыр басабыз. Өстенә сөлге каплап 15 минут тотканнан соң пирог ясыйбыз. Эчлегенә кем нәрсә тели, шуны сала ала. Әлеге камыр шәңгә өчен дә ярый.
Баллы пирог итмәгән очракта шикәр комын бер аш кашыгы гына салабыз.
Камыр искерми, йомшак һәм тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев