Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Тукланудагы нинди гадәтләр яман шеш китереп чыгара?

Балансланмаган диета нәтиҗәсе төрле булырга мөмкин – яман шеш килеп чыгуга кадәр

Табиб-диетолог Алексей Кабанов онкология китереп чыгарырга мөмкин булган туклану гадәтләре турында искәртә. Белгеч сүзләренчә, дөрес туклану яман шеш белән көрәштә мөһим фактор булып тора. Бу турыда РИА Новости яза.

Балансланмаган диета нәтиҗәсе төрле булырга мөмкин – яман шеш килеп чыгуга кадәр.

«Ниндидер аерым ризыклар куллану зыянлы дип булмый, бу очракта сүз – туклану стиле турында.

Туклануның яман шеш барлыкка килү куркынычы тудыра торган ике тибын аерып була: «Көнбатыш диетасы» һәм «фәкыйрьләр диетасы».

«Көнбатыш диетасы»нда туендырылган хайван майлары булган ит ризыклары, шикәр һәм тоз күп.

«Фәкыйрьләр диетасы»нда – тупас эшкәртелгән арзанлы ризыклар, фастфуд, колбасалар, ярымфабрикатлар, түбән сыйфатлы сөт ризыклары.

Кабанов сүзләренчә, бу ике диета да – сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгаруга туры юл.

Тагын бер куркыныч факторы – симерүгә китерә торган теләсә кайсы туклану стиле. Аның сүзләренчә, баллы ризыклар, газлы эчемлекләр, пешкән ризыклар һәм аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше онкология куркынычын арттыра, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев