«Тун астындагы селедка»ның яңача рецепты
Аны әзерләү өчен кыйммәтле ризыклар да кирәкми
«Бер яңа ингредиент бу салатны тел йотарлык итә! Кунакларыгызның, якыннарыгызның исе китәр! Селедка балыгын бәрәңгеле, кишерле, чөгендерле «тун» астына салып ашарга яратмаган кеше сирәктер. Үзе матур, үзе тәмле бу салатны барыбыз да үз итә. Аны әзерләү өчен кыйммәтле ризыклар да кирәкми. Бүген без сезгә аны яңача әзерләргә тәкъдим итәбез. Ул тагын да тәмлерәк булачак!» – дип яза «Кызыл таң» газетасы.
Салат савытына башта, һәрвакыттагыча, пешкән бәрәңге кырып салабыз. Өстенә бераз майонез сылагач, вак итеп туралган селедка балыгын мул гына тезеп чыгабыз.
Хәзер вак итеп туралган суганны аерым савытка салып, аз гына шикәр комы, тоз, аш серкәсе салып, бутыйбыз. Кызыл суган белән алма серкәсе булса, бигрәк тә яхшы. Суганны балык өстенә салабыз.
Менә хәзер моңа кадәр кулланмаган яңа катламга вакыт җитте. Ул — мойва балыгы уылдыгы. Бу ризык барлык кибетләрдә диярлек сатыла. Шушы уылдыкны суган өстенә сылап чыгабыз.
Хәзер чират — кыргычтан чыгарылган кишергә. Кишер өстенә бераз майонез сылап, кырылган пешкән кызыл чөгендер белән салатыбыз катламнарын төгәлләп куябыз һәм теләгәнчә бизибез.
Кишердән соң бер кат пешкән йомырка да салырга мөмкин. Кишерне бөтенләй салмаска да була.
«Тун астындагы селедка» салаты әзер. Салатны теләгәнчә бизи аласыз һәм суыткычта 1-2 сәгать торганнан соң сыйланырга да була.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев