Тутырылган кабак пешерәбез
Уңган хуҗабикәләр кабактан ниләр генә әзерләмиләр хәзер. Сезгә тутырылган кабак пешерү рецепты тәкъдим итәбез.
Уртача кабакны сайлап алырга, тышын юарга. Пычак белән 6-7 см диаметрда капкачын ачарга (капкач тоткалы булып чыга) һәм аш кашыгы белән кабак орлыкларын алырга.
Эченә бүрттерелгән дөге һәм йөзем яки дөге һәм ит фаршы, тоз, атланмай, тәмләткечләр салырга. Капкачын ябып, духовкага куярга. 45-60 минуттан бик тәмле ашамлык әзер дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев