Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Удмурт кухнясы милли ризыкларын әзерлибез

Сарсак-Омгада яшәүче “Зарни сизьыл” ансамле сәхнә осталары хуҗабикәләрне  удмурт кухнясы милли ризыклары белән таныштыралар.

Перепечи

Аны әзерләү өчен төче камыр басарга кирәк. Камырны һәр хуҗабикә үзенчә әзерли. Без камырны кефир, йомырка, маргарин, бер чеметем тоз салып басабыз. Камырны җәеп, кырыйларын бөгәбез һәм уртасына эчлек салабыз.

Эчлек төрлечә булырга мөмкин: кемдер гөмбә белән суган, кемдер ит белән кәбестә, кемдер бәрәңге, эремчек, кемдер хәтта тары боткасы сала. Перепечиның иң төп компоненты – чи йомырка, аннан башка эчлек тарала. 

 

Табани

Табани пешерү өчен коймакка кебек чүпрәле камыр кирәк. Камыр төн чыгарга һәм әчергә тиеш. Мичтә пешергән очракта табанины майлыйлар. Тик хәзер аны газ плитәсендә пешерәләр. Табани пешкән арада аның өстенә яшел суган сибәләр. Өстенә чи йомыркага яшел суган салынган катнашманы салырга да була. Камырына туралган суган да кушарга мөмкин.

Табанины сөттән әзерләнгән махсус соус белән табынга бирәләр. Моның өчен сөтне кайнау хәленә китерәләр, тәменчә тоз өстиләр. Аерым савытта сөтнең икенче өлешенә он һәм йомырка кушалар. Әлеге катнашманы акрын гына кайнап торган сөткә аны болгата-болгата агызалар. Әлеге масса уртага җыела башлагач уттан алырга һәм ак май кушарга кирәк. Табанины әлеге катнашмага манып ашарга була.

 

Бискыли

Озак саклана торган йомры икмәк әнә шулай дип атала. Аны элек солдатка юлга салганнар. Хәзер исә балыкчылар үзләре белән ала. Аның камыры сыер һәм дуңгыз маена сөт,  чәй содасы кушып ясала. Аннан бармак калынлыгында олы көлчә формасында җәяләр дә өстенә стакан асты ярдәмендә йомрылар ясыйлар. Мичтә йә духовкада пешерәләр.   

 

Шекера

Камыры солы йә бодай онына йомырка, терлек мае, чәй содасы, тәменчә тоз кушып басыла. Әлеге камырдан бармак юанлыгындагы “баулар” ясарга һәм аларны ромб формасында кисәргә кирәк.

Табага эретелгән май салып, әзер шекераларны тезәбез дә кызу мичкә куябыз. Пешкән арада май тигез сеңсен өчен болгатып, сикертеп  алабыз. Катканчы мичтә тотабыз.

Хәзер хуҗабикәләр аны гадирәк итеп әзерли. Май, сөтөсте, сөт, йомырка салып әзерләнгән камырга тәменчә тоз, чәй содасы, шикәр өстиләр. Ромб формасында кисеп, духовкада пешерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев