Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Уразайда яшәүче Бариевлар гөмбәне маринадлыйлар да, туңдыралар да, киптерәләр дә

Урман байлыклары

Уразайда яшәүче “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының тугры дусты, иҗатка гашыйк Раилә БАРИЕВА шигырьләренә илһамны табигатьтән ала. Чөнки ул майдан алып октябрьгә кадәр табигать нигъмәтләрен җыярга урманга йөри.

КҮҢЕЛ ТҮЗМИ

Уразай урманнарында җиләк тә, бөрлегән дә, гөмбә дә күп. Дару үләннәренең дә җанын теләгәнен җыярга була. Бу як халкы пиннек хәзерләүдә дә өлгерлек күрсәтә.

– Урманга бармый күңел түзми. Ә аннан буш кул белән кайтып буламы соң инде?! – ди Раилә апа елмаеп.

Салагыш җирлегендә яшәүче бик күпләрнеке кебек үк Раилә апа белән җәмәгате Нәҗип абыйның гөмбә сезоны июнь аенда ук башлана. 

ЧИРАТЛАП ЧЫГАЛАР

Иң беренче майлы һәм җирән гөмбә җыялар.

– Майлы гөмбәнең өске ягы майлаган кебек. Аскы ягында губка бар. Ә җирән гөмбә, исеменнән үк күренгәнчә, җирән төстә була, – ди Раилә апа.
Әтәч, каен, нарат, гөреҗдә, баллы гөмбәләргә дә бай бу яклар. Ә аларның патшасы булган ак гөмбәне бары Салагыш якларында гына күпләп җыярга мөмкин.

– Ак гөмбә сезонында иртәнге сәгать 3тә йокыдан торып чыгып китәбез. Соңгарак калсаң, кем әйтмешли, агач төбе саен кеше була.
Ак гөмбә башкалардан сындырганнан, киптергәннән һәм пешергәннән соң төсе үзгәрмәве белән аерыла.

–    Хәзер баллы гөмбәгә (опята) чират җитте. Аны да маринадлыйбыз, туңдырабыз, кыздырып ашарга да бик тәмле, – ди Раилә апа. 
Ел яңгырлы килсә, сезон буена гөмбә җыярга була, ди ул. Әмма быелгы җәй яңгырларга бик саран булды. Гөмбә дә, башка еллар белән чагыштырганда, азрак, диләр. 

–    Кортлылары да күп. Шуңа күрә гөмбә җыйганда кортлы, агулы гөмбәләр эләкмәсен өчен бик игътибарлы булырга кирәк, – ди Раилә апа. 

ГӨМБӘНЕ ЯРАТАБЫЗ

Уңган хуҗабикә урманнан кайту белән иң беренче эш итеп гөмбәләрне яхшылап юа. Аннан маринадлау процессы башлана. Нәҗип абый гөмбәләрне киптерә дә. Алары ашка тәмле була, диләр Бариевлар. Кышын кыздыру өчен туңдыргычка да куялар. 

–    Гөмбәдән әзерләнгән камыр ризыкларын да гаиләбез белән яратабыз, – ди Раилә апа. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев