Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Яңа елга каз кыздырабыз

Фольгага төреп 2 сәгать духовкада пешерәбез

Бу көннәрдә хуҗабикәләр Яңа ел табынына нинди үзенчәлекле ризыклар әзерләргә, аны ничек бизәргә дип баш вата торганнардыр. Без биргән киңәшләрне истә тотсагыз, тәкъдим иткән рецептлар буенча табын әзерләсәгез, үзегез дә, якыннарыгыз да бик канәгать калырсыз.

КИҢӘШЛӘР: Эскәтер һәм салфеткаларның ак һәм алтын төстәгеләрен сайлау уңышлы булыр. Яңа ел төсләре буларак кабул ителүче яшел һәм кызыл төсләр быел артыграк булыр. Табынга шәмнәр кую тагын да матурлык өстәр. Аерым үзенчәлек өстисегез килсә, кипкән җиләк, төрле сәйлән һәм чыршы уенчыклары белән бизәргә мөмкин.

Яңа ел табынында ит, итле ризыклар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшы. Кем нинди ит ярата, монда чикләүләр юк. Ел хуҗасы, ни дисәң дә, ерткыч җәнлек бит. Җиләк-җимештән хөрмә, әфлисун, мандариннар булсын. Яшелчәләрдән помидор һәм татлы борычка өстенлек бирергә кирәк.

Берничә төр ризыкны юлбарыс тиреседәй итеп ясап бизәгез.

Каз кыздырабыз

Яхшылап юылган казны корытып, башта эчен-тышын тоз белән уабыз. Аннан бер-ике чәй калагы бал белән ышкыйбыз. Шуның өстеннән сарымсаклы, 
тәмләткечле, лимон соклы катнашма сөртеп төнгә калдырабыз. Иртән эченә алма, кара җимеш тутырабыз да теш чистарткыч таякчык белән “тегеп” куябыз.

“Рукав“ка тыгып йә фольгага төреп 2 сәгать духовкада пешерәбез.

Пешеп җиткәндә духовка кызуын бераз киметергә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев