Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ял көннәрендә якыннарыгызны кыстыбый пешереп сыйлагыз

Кыстыбый –  туклыклы да, тәмле дә ризык.

Бүген сезне, хуҗабикәләр, кыстыбый әзерләү рецепты белән таныштырабыз.

Бәрәңге пешерергә куйгач, камыр әзерлибез.

Әчегән сөткә, аз гына тоз һәм сода салып, он өстәп йомшак кына итеп камыр басабыз. Әзер камырны юка гына җәеп, түгәрәкләп кисеп кызган табага пешерергә куябыз. Табаны майламыйбыз. Ике ягын да тиз генә кыздырып алабыз. Әзер камырны сөлге белән каплап барабыз.

Бәрәңге пешкәч аны яхшылап изеп, кайнап чыккан сөт өстибез һәм эретелгән ак май салабыз. Яхшылап болгатканнан соң камырның яртысына бәрәңгене җәеп, кысып барабыз. Әзер кыстыбыйларны ак май белән майлыйбыз. Тәмле булсын!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев