Ясап карагыз, тәмле була
Күп еллар 27нче училищеда кызларны аш-су серләренә өйрәткән Алсу ханым ШАГАЛИЕВА ял көннәрендә гел плитә тирәсендә кайнаша.
Ул яратып ясый торган рецептларны сезгә тәкъдим итәбез.
АНКЛ БЕНС
Кабыгы чистартылган һәм эче алынган 3 кило кабачкины шакмаклап турыйбыз. Шуңа 750 грамм томат соусы, 0,5 стакан көнбагыш мае салып 25 минут кайнатабыз. Яңадан 0,5 кило татлы борыч, 0,5 стакан шикәр комы, тәменчә тоз өстәп 40 минут пешерәбез. Шушы катнашмага 2 төш сарымсак, 0,5 стакан уксус (кимрәк булса да ярый) салып кайнап чыгар алдыннан уттан алабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев