Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Зөлфия Хәлиуллинадан чәк-чәк пешерү серләре

Халкыбызның күп еллардан бирле сакланып, безнен көннәрдә дә яратып ашала торган ризыкларының берсе - чәк-чәк

Татар халкының милли ризыгы чәк-чәк. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Халкыбызның күп еллардан бирле сакланып, безнен көннәрдә дә яратып ашала торган ризыкларының берсе - чәк-чәк.

ЧӘК-ЧӘК - МИЛЛИ МИРАС УЛ. Шул уңайдан, мин Ямурза авылында, авылдашым Зөлфия апа Хәлиуллина галәсендә кунакта булдым. Ул Салагыш кызы. Фаидә апа белән Салих абый гаиләсендә өченче бала. Гаиләдә биш бала тәрбияләнеп үскәннәр.

"Бер эштән дә курыкмадык, кечкенәдән эшләп үстек, хезмәт сөйдек",- ди ул.

Чәк-чәк пешереп карарга теләге зур була аның. Беренче тапкыр кызын олы тормышка озатканда, никах туена ясый ул. Шул көннән бирле, туктап торганы юк анын.

- Заказлар күп, пешереп өлгертеп булмый,- ди авылдашым.

Чәк-чәкләрен Казан, Алабуга, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Ижау һәм якын-тирә авылларда да бик мактап сөйлиләр. Зөлфия апа ачык йөзле, киң күңелле, кулыннан килмәгән эше юк, бик матур итеп гөлләр, чәчәкләр үстерә.Чәк-чәкләренә күңел җылысын салып ясый ул. Балалары,оныклары, туганнары белән дә бик матур аралашып яши, Салагышта гомер кичерүче әнисе Фаидә апага да еш кунакка йөри

Сезгә Зөлфия Хәлиуллинадан чәк-чәк пешерү серләрен тәкъдим итәбез.

10 йомыркага ярты чәй калагы соданы, ярты чәй калагы уксус белән сүндереп салам. Бер аш калагы май, бер аш калагы майонез, чеметеп тоз салам. Озак кына итеп миксер белән болгатам, әкренләп он салып камыр ясыйм.

Камырны да озак итеп "чертли" башлаганчы болгатам. Әзер камырны тактага төшереп, җәеп ял иттерәм. Төшләрне кисеп, җылы майда духовкада пешерәм.

Хөрмәтле дуслар, рәхим итеп чәк- чәк пешереп карагыз! Чәк-чәк белән, тәмләп чәйләр эчегез!

Раилә Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев