Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Кадыбаш мәктәбе пешекчесе әзерләгән ризыклар телне йотарлык тәмле

Мин аны күзгә-башка чалынмыйча гына табигать каршындагы вазифасын тыныч кына үтәп, ипләп кенә агучы урман чишмәсенә охшатам. Сүзем Кадыбаш авылында яшәүче, бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Флүсә АЙДАРОВА турында.

ИСКИТКЕЧ ОСТАЛЫК

Флүсә – Гали авылы кызы. Күпбалалы гаиләдә хезмәт яратучан булып үсә. Әнисе Маһиәсма тирә-якта дан тоткан аш-су остасы була. Кечкенәдән үк әнисе янында мәш килеп ризык әзерләү серләренә өйрәнә. Девәтернә мәктәбен тәмамлагач, күп яшьтәшләре кебек калага юл ала. Туган якны тарту көче белән яры-пары Рәшиткә булган мәхәббәте аның язмышын Кадыбаш авылы белән бәйли. Тыйнак, ипле, итагатьле киленнәрен Мәдинә апа белән Гаяз абый да бик үз итәләр. Флүсә башта мәктәптә лаборант булып эшли. Эшен җиренә җиткереп җитез башкаручы Флүсәне коллективта бик яраталар. Туйларга чәкчәк ясап бизәүче, бәлеш пешерүче булып үзен таныткан останы мәктәп ашханәсенә эшкә чакыралар һәм ялгышмыйлар. Тәмле ашлар, боткалар пешерә, салатлар әзерли, камыр ризыклары да  бик уңа аның.

– Ул пешергән шәңгә, күмәч искиткеч тәмле була. Төрле чаралар үткәргәндә табынны бик матур итеп бизи. Балалар да, ата-аналар да аның эшеннән бик канәгать, – ди мәктәп директоры Фәния Рәшитова.

 

БӘХЕТ ЙОЛДЫЗЫ АСТЫНДА

Флүсәне бәхет йолдызы һәрчак озата килә. Шофер егет Рәшит белән кавышканнарына да 26 ел  үткән. Тату гаиләдә күзләренең шатлыгы, йөрәкләренең куанычы, мәхәббәт җимеше – балалары Лилия белән Алсу үсеп җиткәннәр. Кызлар мәктәпне тәмамлагач Казан каласына юл алалар. Лилияләре Казан авиация университетының инженерлар әзерли торган факультетында укый. Тырыш кыз уку чорының биш елында да югары стипендия ала. Хәзер эшли дә, магистратурада белем алуын да дәвам итә. Быел гаиләле дә булды: үзе кебек Казанда укыган Девәтернә егете белән гаилә корганнар. Алсу да Казанда белем ала. Ул Казан химия-технология институтында шулай ук югары стипендия алып укый.

Әнә шулай, Рәшит белән Флүсәнең тормыш елгасы ярларыннан ташымыйча талгын гына ага да ага. Тырыш хезмәт, матур үрнәк белән бизәлгән гомер елларыгыз яңа шатлыклар белән бизәлсен. Сез аңа бик лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев