Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Картайган кыярлардан менә дигән салат рецепты

    Кирәк: 5 кило кыяр, 200 грамм шикәр комы..

    Әлеге салат өчен картайган кыярлар менә дигән. 

    Кирәк: 5 кило кыяр, 200 грамм шикәр комы, 200 грамм көнбагыш мае, 300 грамм сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 100 грамм 9 процентлы уксус, 0,5 литр томат пастасы. 

    Әзерлибез: кыярларны кабыгыннан әрчибез. Ярымтүгәрәкләп турыйбыз. Сарымсакны вак кына турарга кирәк. Шуңа шикәр комы, көнбагыш мае, тоз, томат пастасы салып кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач 10 минут пешерәбез. Уксус салып янә 5 минут кайнатабыз да, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, төреп куябыз. 

    Фото: pixabay.com

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: