Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

30 градус суыктан соң аномаль җылылык килә

Синоптиклар үз сүзен әйтте

30 градус суыктан соң 1 градус җылы булачак: синоптиклар атна ахырына аномаль җылылык вәгъдә итә. Татарстан синоптиклары бу араларда көчле суыклар һәм томан фаразлый.

Иртәгә иртән һәм төнлә урыны белән томан төшә, һава температурасы 23–28 градус салкын, урыны белән 33 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез исә 16–21 градус салкын, юлларда – бозлавык. Чәршәмбе Татарстан көньяк циклон йогынтысында калачак, шуңа төнлә кар явып, бераз җылыта: көндез – 13–18, төнлә 19–24 градус салкын булачак.

Пәнҗешәмбе – 21 гыйнварда төнлә аз гына кар көтелә, көндез атмосфера басымы төшеп, явым-төшем акрынлап тукталачак. Төнлә һава температурасы – 18–23, көндез 10–15 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Җомга көнне Татарстанга чираттагы җылы һава үтеп керәчәк. Урыны белән көчле кар-буран, секундына 15–20 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә – 15–20, иртән һава температурасы 6–11 градус булачак.

Ә инде көндез һава температурасының 1 градуска кадәр җылынуы көтелә, көнчыгыш төбәкләрдә 8 градус салкын булуы фаразлана. Юлларда – кар көртләре һәм бозлавык. Шимбә – 23 гыйнварда кар-буран туктаячак, һава температурасы көндез – 1–6, төнлә 11–16 градус салкын булачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев