31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә
Буран, көчле бозлавык һәм юлларда кар көртләре булачак
31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә – буран, көчле бозлавык һәм юлларда кар көртләре булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
«Татар-информ» җомга көнне Татарстан Республикасында 13 градус суык һәм бераз кар явасын хәбәр иткән иде. Әмма икенче көнне үк, 31 декабрьдә, республикада бераз бураннар була, кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, урыны белән -15 градуска кадәр булачак. Көндез -3..-8 градуска кадәр фаразлана.
1 гыйнварда һава торышы янә начарлана. Кар, җепшек кар һәм бураннар көтелә. Юлларда бозлавык, «кар боткасы» һәм кар көртләре фаразлана. Термометр баганалары төнлә -5..-10 градус, аязганда -13 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез -5 ..0 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев