Әбиләр чуагы кайчан килә?
Әбиләр чуагы – яңгырлар һәм салкыннарга алмашка кояшлы, җылы һава торышы килү күренеше
Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, сентябрьдә Казанда һава торышы җылы булачак. Айның икенче яртысында әбиләр чуагы булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Әгәр дә безгә нинди дә булса Азор антициклоны тәэсир итсә, сентябрьдә 30 градуслы эссе булырга мөмкин. Майның яртысы салкын булды, кыраулар төшүе күзәтелде. Аннан соң эсселек булды, ә аннары исә августның беренче яртысында чираттагы суыту дулкыны килде. Әгәр дә мондый тенденция сакланса, киләсе җылылык дулкыны сентябрьнең беренче яртысына да сузылырга мөмкин», - дип саный Казан метеорологы.
Әбиләр чуагы – яңгырлар һәм салкыннарга алмашка кояшлы, җылы һава торышы килү күренеше. Көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр һәм аннан да югарырак күтәрелергә мөмкин. Гадәттә әбиләр чуагы сентябрь уртасында килә һәм берничә тәүлектән берничә атнага кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев