Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Ахырзаман җитәме: коточкыч җил-буран якынлаша

Сак булыгыз!

Татарстан метеорологлары республика халкын һава торышының үзгәрүе турында кисәтте.

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсендә буран һәм көчле җил вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында киңәшләр бирделәр. Синоптиклар фаразлары буенча, иртә һәм көндез республикада буран һәм 15-18 м/с тизлектә көчле җил чыгуы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында буран вакытында уңайлы һәм шумый торган аяк киеме кияргә кирәк, дип билгеләделәр. Актив ял яратучыларга үзләре белән элемтә чаралары, навигация приборларын булдырырга һәм аларның төзеклеген тикшерергә тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә урамны чыкканда,"зебра"дан гына үтәргә киңәш итә.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска тәкьдим ителә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында су астыннан балык тотуны яратучыларны күз күреме начарлану аркасында бозга чыгудан тыелып торулары сорала.

Көчле җил булганда, бина эчендә калырга, балаларны караусыз калдырмаска, агач, реклама конструкцияләре һәм электр тапшыру линияләре яныннан ерак торырга киңәш итәләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев