Атна ахырында Татарстанда һава шартларының кисәк үзгәрүе көтелә
Кыска гына вакыт эчендә аномаль салкыннарны аномаль җылылык алыштырачак
Бу атна ахырында Татарстанда һава шартларының кисәк үзгәрүе көтелә. Кыска гына вакыт эчендә аномаль салкыннарны аномаль җылылык алыштырачак. Бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Метеоролог билгеләп үткәнчә, бүген, 8 декабрьдә, салкын, коры һәм кояшлы һава торышы саклана әле. Әмма циклон килү белән һава шартлары сизелерлек начараерга мөмкин. Бу көннәрдә Казанда уртача тәүлеклек температура -7 градус тирәсе тәшкил итәргә тиеш. Татарстан башкаласында декабрьдә уртача айлык температура нормасы -8,5 градус, ә явым-төшем нормасы 43 миллиметр тәшкил итә.
«Бу атнада кайбер көннәрдә температура нормадан җиде-сигез градуска түбәнрәк иде. Һава торышы Себер антициклонының көнбатыш перифериясе белән билгеләнде, атмосфера басымы рекордлы дәрәҗәдә югары булды», - дип өстәде Переведенцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев