Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Атналык һава торышы: 25 м/с тизлектәге җил, 5 градус җылы һәм җепшек кар көтелә

2 декабрьдә атмосфера басымы арта, температура тискәре күрсәткечләргә күчә

Бүген Татарстанда буран һәм секундына 25 метрга кадәр көчле җил булу сәбәпле шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Синоптиклар быел 30 ноябрьдә күзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин, дип фаразлый. Моңа кадәр рекорд 2012 елда булган (+3,7 градус).

Бүген төнлә температура -2дән +3 градуска кадәр, көндез 0-5 градуска кадәр җылы булачак,

Декабрьнең беренче көнендә республикада болытлы һава торышы саклана, яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә җилнең тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәчәк. Атмосфера басымы 741 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә,  бу – нормадан күпкә түбәнрәк.

2 декабрьдә атмосфера басымы арта, температура тискәре күрсәткечләргә күчә: төнлә 2-7,  көндез -4тән 0 градуска кадәр салкын булачак. Урыны белән буран, җепшек кар һәм бозлавык булуы ихтимал.

Җомга көнне Татарстанда урыны белән бераз җепшек кар көтелә, температура төнлә -9 дан алып -4 градуска кадәр һәм көндез 0-2 градус салкын булачак. Шимбә көнне тагын һава торышы начарланырга мөмкин:  көчле җил, яңгыр һәм җепшек кар явыр дип фаразлана. Әмма шул ук вакытта температура нольдән 1-4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев