Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Атнаның икенче яртысына һава торышын фаразладылар

Җомга көнне көндез 13 градус җылы булачак

Бүген, 21 октябрьдә, Татарстанда һава шартларының үзгәрешләр көтелә.  Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

21 октябрьдә иртән, көндез һәм кич республикада һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үтү сәбәпле, җепшек кар һәм яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 17-22 метр секундка кадәр җитәчәк.

Иртәнге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы 0 градустан алып 1 градуска кадәр, көн дәвамында 2-7 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы ихтимал. Явым-төшемнәр һәм бозлавык булу сәбәпле,  юлларда сак булу киңәш ителә.

Атна ахырына тагын җылытыр дип фаразлана. Җомга көнне көндез 13 градус җылы булачак.

23 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы 3-8, көндез максималь һава температурасы 10-15 градус җылы булыр дип фаразлана.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әйтүенчә, Казанда кар катламы 30 октябрьдән 2 ноябрь кадәр ятарга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X