Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Бу атнада Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Татарстан Гидрометеоүзәге һава торышын фаразлады

Бу атна ахырында Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә шулай диелә.

Сишәмбе көнне төбәк төньяктан күчүче циклон йогынтысында калачак, шуның аркасында урыны белән бераз кар явачак, төнлә һәм иртән көнчыгыш районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус, көнчыгышта -20, иртән -3 градус (көнчыгышта -10..-15) тәшкил итәчәк. Көндез исә -4..+1 градуска кадәр җылыта.

Чәршәмбе атмосфера фронты якын булу сәбәпле төнлә бераз кар явачак, төнле явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -6..-11 градус, аязганда -14 градус, көндез -3..+2 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе республика антициклонның төньяк-көнбатыш перифериясендә урнаша, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, урыны белән -12 градус тәшкил итсә, көндез -3..+2 градуска кадәр күтәреләчәк.

ТР Гидрометеоүзәгенең якынча мәгълүматлары буенча, 15 һәм 16 мартта һава торышының антициклональ характеры саклана. Температура фоны (төнлә -3..-8 градус, көндез 0..+5 градуска кадәр) тагын бераз күтәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев