Бүген +22 градуска кадәр җылы булачак
Төнлә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итте
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, пәнҗешәмбе, 28 сентябрьдә, Татарстанда көндезге сәгатьләрдә +17..+22 градус җылы булуы көтелә. Шул ук вакытта, җил тизлеге секундына 12 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип яза "Татар-информ".
Төнлә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итте. Һава температурасының тәүлеклек үзгәрешенә бәйле рәвештә, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал иде.
Казанда көндез һава температурасы +17..+19, төнге сәгатьләрдә +6..+8 градус (түбән урыннарда +3..+5 градус) тәшкил итәчәк. Төньяк-көнбатыштан секундына 9 метр тизлектә җил исәчәк. Явым-төшем көтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев