Бүген Татарстанда томан, юеш кар һәм кар көртләре турында кисәтә
Көндез юеш кар һәм яңгыр явачак
Бүген Татарстанда юеш кар, республиканың кайбер районнарында буран, томан һәм көчле җил көтелә. ТР Гидрометеоүзәгендә һава шартларының начарлануы турында сөйләделәр.
Көндез юеш кар һәм яңгыр явачак. Һава температурасы +4 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртәнге буран вакытында юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
«Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 7-12 метр, көндез урыны белән 16 метрга кадәр җитәчәк», - диелә хәбәрдә.
Шулай ук синоптиклар татарстанлыларны көчле бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев