Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Бураннардан соң Татарстанга -25 градуслы салкыннар килә

Синоптиклар ни ди

Бүген, 22 гыйнварда, һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә, дип яза Татар-информ.

Республикада дүшәмбе төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25 градуска кадәр төшүе фаразлана, дип белдерә синоптиклар.

Төнлә Татарстанның кайбер районнарында бераз кар яварга мөмкин һәм буран саклана, буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, шулай ук көчле җил, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга якынлашып килүче салкыннарда иминлек кагыйдәләре турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев